2. ВАТАНЧЫ иҗтимагый оешмасының эшчәнлек предметы:
2.1. Татарларның, татар диаспораларының Хәрәкәт программасында каралган уртак эшчәнлек өчен берләшү;
2.2. Татарларның милли кызыксынуларына юнәлгән проект һәм программаларны тормышка ашыру;
2.3. Хәрәкәтнең максатларына туры китереп җәмгыять өчен әһәмиятле программа, проект һәм чаралар эшләп чыгаруда һәм тормышка ашыруда булышу;
2.4. Хәрәкәтнең максатларына ирешүгә юнәлгән лекцияләр, конференцияләр, киңәшмәләр, түгәрәк өстәл, тренинг, мастер-класслар, конгресслар, форум кебек чараларны оештыру һәм үткәрү;
2.5. Интернетта, шул исәптән социаль челтәрдә электрон мәгълүмат ресурсларын булдыру, һәм ярдәмләшү;
2.6. Масса-күләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат эшчәнлеген җәелдерү (мәдәният, тарих, сәясәт, тел, дин);
2.7. Максатларына ирешү өчен Оешманың матди-техник базасын яхшыртуга юнәлгән инвестицияләрне җәлеп итү;
2.8. Татар теле буенча (оф-лайн һәм он-лайн) дәресләр оештыру, аларны популярлаштыру;
2.9. Татар мәктәбе оештыру;
2.10. Татар халкының истәлекле даталарын легальләштерү:
Хәтер көне, 1552 елда Казан ханлыгының җимерелүе;
1920 ТАССРда 1920 - 1921 елгы Ачлык.
2.11. Татар язуының уртак төрек әлифбасы белән язылуын куллануга кертү;
2.12. Хәрәкәт программасына нигезләнеп халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекнең үсеше.